Бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев мәктәп туклануын оештыру буенча лидер районнарны атады. Аның сүзләренчә, төбәкнең 13 муниципалитетына туклануны оештыруның югары дәрәҗәсе бирелгән. Иң яхшылар исемлегенә Нефтекама, Октябрьский, Уфа шәһәрләре, шулай ук Әлшәй, Архангель, Благовар, Благовещен, Кырмыскалы, Краснокама, Миякә, Нуриман, Салават районнары кергән. Тагын 50 муниципалитетка туклануны оештыруның уртача дәрәҗәсе бирелгән, түбән рейтинглы районнар ачыкланмаган.
"Ел йомгаклары гражданнарның мөрәҗәгатьләре якынча 2,7 тапкыр, 143тән 56га кадәр кимү динамикасын күрсәтә. Ризык әзерләү технологиясен бозу 2022 елдагы 11 проценттан 2023 елда 5 процентка кадәр һәм сыйфатсызлык билгеләре булган продукцияне ачыклау 2022 елдагы 10,5 проценттан 2023 елда 7 процентка кадәр кимеде”, — дип белдерде министр.
Ул искәрткәнчә, мониторинг тикшерү вакытында “Сынау үзәге" туклануны оештыруда норматив-техник документацияне үтәү максаты белән, әзер продукциягә һәм азык-төлек чималларына лаборатория сынаулары үткәрә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча 3632 азык-төлек продукциясе үрнәге сынаулар уздырылган, 800гә якын үрнәк ташланган.
Шулай ук методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында Социаль туклану идарәсе тарафыннан социаль туклану өлкәсендә хезмәт күрсәтүче белгечләр өчен, шулай ук ачыкланган хилафлыкларны бетерү өчен семинарлар үткәрелә.
Моннан тыш, республикада “Бердәм белем бирү мохите” системасы эшли, анда ата-ана шәхси кабинет аша туклануны оештыру турында үз фикерен калдыра ала. Платформада Социаль туклану идарәсе тарафыннан контроль дә бар һәм ата-аналар тарафыннан мөрәҗәгатьләр килеп чыккан очракта аларны күрергә мөмкин.
Фото: bashinform.ru