БДИны үткәрү һәм яңадан тапшыру тәртибенә кыска вакыт эчендә үзгәрешләр кертү турында “Рособрнадзор”да белдерделәр.
Билгеле булуынча, Президент Федераль җыелышка еллык Юлламасында Бердәм дәүләт имтиханы системасын камилләштерү турында игълан итте.
Мәктәпне тәмамлаучыларга БДИны яңадан тапшыру өчен бер фәнне сайларга рөхсәт ителәчәк. Укучыларга мондый мөмкинлек шул ук елда, югары уку йортларында кабул итү кампаниясе ахырына кадәр биреләчәк. Бу алар имтиханнан соң документларын тапшырып өлгерсен өчен эшләнә.
Моннан тыш, Дәүләт думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Ольга Казакова мәҗбүри фәннәрне генә түгел, ә теләсә кайсы фәнне яңадан тапшырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте. Әмма имтиханны яңадан тапшырудан соң ике нәтиҗәнең иң яхшысы түгел, ә соңгы нәтиҗә исәпкә алыначак.
Фото: gazetapik.ru