+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 март 2024, 06:55

Бердәм мәктәп формасы кирәкме?

Ата-аналарның 20 проценты мәктәп формасына бөтенләй каршы.

Бердәм мәктәп формасы кирәкме?Бердәм мәктәп формасы кирәкме?
Бердәм мәктәп формасы кирәкме?
Бердәм мәктәп формасы төрле гаиләләрдәге балаларны тигезләргә, эзәрлекләү һәм буллинг өчен сәбәпләрне киметергә, шулай ук ата-аналарның өлешчә булса да финанс хәлен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Бу фикерне сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 71 проценты белдергән.

Сүз – 9,1 мең респондент турында бара.
Сораштыруда катнашучыларның 8 проценты фикеренчә, бөтен ил буенча бердәм форма кертү кирәкми. Альтернатива буларак, кешеләр һәр мәктәптә үз стандартын кертергә тәкъдим итә. Ә барлык балаларны галстук берләштерә ала, әмма пионер галстугы түгел, ә үз мәгънәсе һәм идеологиясе булган “ниндидер яңа” галстук булырга тиеш, дигән фикердә алар.
Ата-аналарның 20 проценты мәктәп формасына бөтенләй каршы. Аларның сүзләре буенча, форма балага ачылырга комачаулый.
 
Динар Кәлимуллин фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас