Бу хакта Дәүләт думасына тиешле закон проекты кертеләчәк.
Әлеге башлангычны Русиянең Министрлар кабинеты хуплаган да инде. Әлеге вакытта мондый таләпләр бары тик гомуми белем бирү оешмаларына гына кагыла – болар балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар.
“Балалар мәктәпкәчә яшьтән үк безнең дәүләт символикасы белән таныш. Студентлар да, үзләре укыган белем бирү оешмасына кергәндә, триколорны күрергә тиеш”, – дип белдерә депутат, әлеге закон проектының авторы Ольга Казакова.
Фото социаль челтәрләрдән.