+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 март 2024, 14:58

Бюджет урыннарын арттырырга кирәк

Уфа Фән һәм технологияләр университетының Сибай институтында бюджет урыннарын һәм актуаль юнәлешләр санын арттырырга кирәк. Бу хакта Сибайга эш сәфәре вакытында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әйтте.

Бюджет урыннарын арттырырга кирәкБюджет урыннарын арттырырга кирәк
Бюджет урыннарын арттырырга кирәк

Бүген университетның төбәк филиалында 14 әзерлек юнәлеше буенча, шул исәптән өстенлекле юнәлеш буенча, 2,5 меңгә якын студент белем ала. Сибай институтының матди-техник базасы өч уку корпусын, дүрт тулай торакны, ашханәне, дүрт спорт залын, стадионны үз эченә ала.

- Күрәбез, монда өстәмә үсеш кирәк. Аерым алганда, ашханә зур булырга тиеш. Актлар залын яңартырга кирәк. Берничә әзерлек юнәлешен, шул исәптән пилотсыз очу аппараты операторларын да өстәргә. Студентлар санын бюджет урыннарын арттыру белән икеләтә арттырырга кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Премьер-министр нейропсихология һәм нейропедагогика факультеты эше белән танышты. Факультет белгечләре балаларның когнитив сәләтләре өчен психодиагностика белән шөгыльләнә, психик үсешнең тоткарлануын иртә диагностикалау ресурсларын өйрәнә.

- Хәзер без биремнәрне чишүгә психофизиологик реакцияләр күрәбез, ә безгә анда нәрсә булганын һәм нәрсә төзәтергә кирәклеген тирәнтенрәк аңларга кирәк, - дип сөйләде лаборатория мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Андрей Поминов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас