+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 март 2024, 10:40

Мәгарифтә – күтәрелеш!

Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанны үстерү юнәлешендә соңгы биш елда башкарган колачлы эшчәнлеге мәгариф өлкәсендә аеруча ачык чагыла.

Мәгарифтә – күтәрелеш!Мәгарифтә – күтәрелеш!
Мәгарифтә – күтәрелеш!

Мәгариф системасын яңарту юнәлешендә соңгы елларда республикада зур эшләр башкарыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 2022 елда мәгариф өлкәсен үстерүгә 91 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән. Бу – узган өч елда иң зур сумма. Ике ел эчендә мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру барышында 140 мәктәп бинасы ремонтланды һәм заманча җиһазландырылды.
– Гомумән алганда, программа кысаларында 140 мәктәп бинасын, беренче чиратта, авыл мәктәпләрен ремонтлыйбыз. Бу максатларга ике ел эчендә 7,8 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш!” бишенче республика мәктәп форумында. Әйткәндәй, әлеге форум 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылды һәм узган биш ел эчендә тармак үсешендәге стратегик мәсьәләләрне хәл итүче мөһим мәйданчыкка әверелде.
Башкортстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше дәвам итә. Узган елда республикада 5098 урынга исәпләнгән 8 мәктәп һәм 660 урынга 3 балалар бакчасы ачылды. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасы ярдәмендә 29 муниципалитетта 77 мәктәп бинасы ремонтланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республика җәлеп ителгән федераль акчалар һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны алды.
Бүген республика җәлеп ителгән федераль акча күләме буенча Русиядә лидерлар өчлегенә керә һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча икенче урында тора.
– Быел 31 мәктәп бинасында комплекслы капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Аларның алтысы 1 сентябрьгә файдалануга тапшырылырга тиеш. Калган 25 бинада ике еллык цикл эшләре планлаштырылган – аларны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау күздә тотыла. 2024-26 елларга бер еллык циклга исемлек Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланды, – дип белдерде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
2019 елдан Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылды. Алар 7,5 меңгә якын баланы урын белән тәэмин итте. Бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән – 2 айдан 3 яшькә кадәрге 38 мең бала.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас