+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 март 2024, 06:50

Бәйге иң осталарны сыный

Башкалада “Ел укытучысы-2024” республика конкурсы дәвам итә.

Бәйге иң осталарны сыныйБәйге иң осталарны сыный
Бәйге иң осталарны сыный
“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсына быел сигез педагог килде. 6 мартта бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган беренче туры узды.
“Конкурсантлар Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “Укучылар белән сөйләшү” сынавы аша үтте. Ул “Разговоры о важном” чарасы үрнәгендә төзелгән иде. Укытучылар замананың иң актуаль мәсьәләләрен балалар белән уртага салып сөйләште. 20 мартта конкурсантлар гимназия укучылары белән тел-әдәбият дәресләре үткәрде. 23 мартта алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда беренче турның соңгы сынавын узды – татар теле һәм әдәбияты, педагогика буенча тест сорауларына җавап бирде. Беренче турның өч сынавында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 6 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтте”, — дип билгели жюри әгъзасы Илдус Фазлетдинов.
Бүген исә Римма Арсланова (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Таңчулпан Галләмова (Нефтекама шәһәре, 4нче мәктәп), Зөлфия Сафина (Уфа шәһәре, 101нче мәктәп), Илгизә Сәхәбетдинова (Октябрьский шәһәре, 11нче мәктәп), Альбина Фазлыева (Дүртөйле шәһәре, 3нче гимназия), Зәлифә Хафизова (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе) бәйгедә катнашуларын дәвам итәләр. Алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында жюри алдында осталык дәресе күрсәтә.
“Укытучы-остаз” дигән өченче тургаике конкурсант узачак. Аларны биредә “Укытучыга сорау” матбугат конференциясе көтә.
“Укытучы-лидер” туры 27 мартта узачак. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.

 
Руслан Сөләйманов фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас