Бу хакта Русия Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә сүз булды.
Быел югары уку йортларында абитуриентларның гомум саны 1 миллион кешедән артып китәргә мөмкин.
"Без укырга кабул итү өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тиеш. Быел бюджет урыннары саны 620,5 меңнән артып китә. Абитуриентлар конкурсының уңайлы һәм ачык системасын тормышка ашыру мөһим. Бу мәсьәләне хәл итү өчен төп корал — “Югары уку йортына онлайн кер” суперсервисы. Шулай ук аерым квота кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен югары уку йортларына керү хокукын гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга кирәк», – дип белдерде Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Киңәшмәдә санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев билгеләп үткәнчә, суперсервисны укырга кабул итү кампаниясенә әзерләү әле штат режимында бара.
"Быел без функционалны киңәйтәбез – "Дәүләт хезмәтләре" порталы ярдәмендә абитуриентлар эш бирүче белән максатлы укыту килешүе төзи алачак. Мондый килешү буенча студент уку дәвамында эш бирүчедән ярдәм ала, ә аннары аңа эшкә урнашу гарантияләнә», – дип белдерде ул.
Узган елда абитуриентлар электрон сервис ярдәмендә югары уку йортларына 2,2 миллион гариза тапшырган. Агымдагы елда бу күрсәткеч шактый артачак дип көтелә. Хөкүмәттә 2024-25 уку елына югары уку йортларына 621 321 бюджет урыны бүленгәнлеген искәрттеләр, шуларның 29 304е – яңа төбәкләр университетларына.
.
Автор фотосы.