+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 март , 17:45

Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!

“Ел укытучысы-2024” бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булды.

Алар —  оста, талантлы һәм абруйлы!
Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!

Бүген башкаланың “Башкортостан” дәүләт концертлар залында  “Башкортстанның ел укытучысы” 34нче республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” 29нчы төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Конкурсны ябу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм “Елның иң яшь укытучысы”, “Дистанцион белем бирү укытучысы” һәм “Русиянең укытучы-дефектологы” Бөтенрусия конкурсының республика этабы конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде.

Республика мәгарифе тормышында матур чараларның берсе булып урын алган конкурста быел иң яхшы 152 педагог катнашты.

Педагогларның югары статусын һәм аларның хезмәтенең зур иҗтимагый әһәмиятен тануга юнәлтелгән бәйгедә җиңүчеләр билгеле булды. Шатлыктан йөзләре балкыган укытучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде.

Тантаналы чарада педагогларга депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, ветеран укытучылар, мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары җитәкчеләре ихлас теләкләрен җиткерде.
Быел “Башкортстанның ел укытучысы” һәм  абсолют җиңүче — “Ел укытучысы” исеменә Уфа шәһәренең 105нче гимназиясенең тарих укытучысы Сергей Наумов лаек булды.
— Укытучы — ул үзенә башка мөһим һөнәр. Безнең республикада иң яхшы укытучылар хезмәт сала. Бу конкурс коллегаларны бөтенләй башка яктан ача. Бу тормышымда яңа этапның башы гына әле. Алда зур эшләр, сынаулар, якты идеяләр көтә. Бүгенге җиңүем —зур җаваплылык сорый һәм мин республиканың өметен акларга тиеш, — диде бәйгенең абсолют җиңүчесе.

Бәйгедә  “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исемен Уфа шәһәренең Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты укытучысы Эльвира Арсланова яулады.

“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме Баймак районы Иске Сибай мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Ибраһимовага бирелде.
“Елның иң яшь укытучысы” исеменә Сибай шәһәре 9нчы мәктәбенең математика укытучысы  Александра Половнева лаек булды.
Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Туймазы районының Райман мәктәбеннән Римма Арсланова танылды.

Нефтекама шәһәренең 4нче мәктәбеннән Таңчулпан Галләмова, Уфаның 101нче мәктәбеннән Зөлфия Сафина, Октябрьский шәһәренең 11нче мәктәбеннән Илгизә Сәхәбетдинова, Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбеннән Зәлифә Хафизова бәйге лауреатлары исемен алуга иреште.  Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясеннән Альбина Фазлыева “ Иҗади эзләнү һәм оригиналь чишелеш” номинациясендә бүләкләнде.
“Соты” марафонында җиңү яулаган Уфа укытучылары командасы тамашачыларны чагу чыгышлары белән дә сөендерде.

Педагогларны мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән ихлас тәбриклибез! Алда яңа биеклекләр, матур җиңүләр көтсен!

Тулырак гәзитнең алдагы саннарында укыгыз.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: