Уфада VI республика “Мәгарифтә күтәрелеш!" мәктәп форумы эшен дәвам итә. Чара 1 апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында старт алды. Бүген, форумның йомгаклау көнендә, 9 дискуссия мәйданчыгы эшли, алар мәгариф өлкәсендә мәгълүмати хәвефсезлек, “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” , мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше һәм башкалар темаларга багышланган.
“Мәгарифтә күтәрелеш” форумына һәр педагог үз идеяләре белән генә түгел, башкаларның да тәҗрибәсен, фикерләрен ишетергә килгән. Аларның һәркайсы, дискуссия мәйданчыкларында катнашып, яңалыклар белән таныша, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзли.
— Мәгариф форумы - педагоглар өчен бик кирәкле чара. Монда безнең муниципалитеттан өч көн дәвамында төрле делегатлар катнашты. Алар төрле дискуссия мәйданчыкларында кызыклы, яңа мәгълүмат туплады, үз фикерләрен дә белдерде, тәкъдимнәрен кертте. Бүген безнең 11 кешедән торган делегация 9 мәйданчыкта катнашабыз. Анда күтәрелгән барлык мәсьәләләр, темалар һәм һәр мәйданчык мәгариф үсеше өчен бик мөһим, — дип фикерләре белән бүлеште Бөре шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик эш бүлеге җитәкчесе Елена Плотникова.
Мәктәп форумының нәтиҗәсе буларак, " Тәрбия экосистемасы: күптөрле алымнар һәм кыйммәтләр бердәмлеге” темасына пленар утырыш узачак. Анда дискуссия мәйданчыклары вәкилләре төп эшкә йомгак ясаячак һәм фикер алышулар барышында эшләнгән тәкъдимнәрне җиткерәчәк.
Традицион рәвештә форум эшендә федераль структуралар вәкилләре, Русия Мәгариф министрлыгы, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары лекторлары, шулай ук муниципалитетлар вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, директорның тәрбия буенча киңәшчеләре, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша.
Шулай ук форум кысаларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталыкның X “Абилимпикс” төбәк чемпионатын ачу тантанасы планлаштырылган. Бәйгедә 89 компетенция буенча 900дән артык конкурсант катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы 2019 елда Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән узды. Форум мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора, дип, төбәк җитәкчесе берничә тапкыр ассызыклады.
"Әгәр дә без югарыга омтылмасак, без бер урында таптаначакбыз. Безнең республика көндәшлек көрәшендә Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдыру, студентлар кампусын төзү хокукына ия булды. Бу, һичшиксез, мәктәпләрне үзенә җәлеп итәр дип ышанам. Әмма моның өчен безгә заманча булырга, даими камилләшергә кирәк”, — дип билгеләде Радий Хәбиров .
Биш ел эчендә мәктәп форумы үз ихтыяҗын исбатлады һәм масштаблы чара статусын алды. Элек үткәрелгән форумнарда биш көнлек укыту режимына күчү, яшь педагогларга грантлар бирү, полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия киңлеге булдыру (“Тематик шимбәләр”), стоматология кабинетларын ачу һәм башка проектлар кебек мөһим карарлар кабул ителде.
Динар Кәлимуллин фотосы.