+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 апрель 2024, 10:25

Милләт җанлы якташыбыз ул!

Мәскәүдә яшәүче Азат Гомәров туган мәктәбенә “Әллүки” һәм “Тулпар” журналларына подписка бүләк итте!

Милләт җанлы якташыбыз ул!Милләт җанлы якташыбыз ул!
Милләт җанлы якташыбыз ул!
“Әллүки” журналы редакциясе “Туган мәктәбемә – “Әллүки” дигән акция игълан итте. Сез кайчандыр үзегез белем алган мәктәп коллективы, анда укучы балалар өчен игелекле гамәлләргә әзерме? Балаларның туган телебездә кызыклы, файдалы журнал укып үсүләрен телисезме? Акциядә шундый теләге булган һәркем катнаша ала.

Игелекле подпискага беренчеләрдән булып Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Азат Гомәров кушылды. Азат Миңнулла улы туган авылы укучыларына – Чакмагыш районының Аблай урта мәктәбенә агымдагы елның беренче яртысына 20 “Әллүки” һәм 10 “Тулпар” журналлары бүләк иткән иде. Ә икенче яртыеллыкка ул 33 (!) данә “Әллүки”гә һәм 10 “Тулпар”га подписка ясады!

"Мин укытучыларым белән сөйләшеп торам, алар белән һәрвакыт элемтәдә. Укучылар "Әллүки" журналын бик яратып укый, дәресләрдә дә куллана икән. Бу юлы "Әллүки"ле булырга теләгән балаларның барысын да сөендерергә ниятләдем", - ди рәхмәт яугыры якташыбыз.

Азат Миңнулла улы Мәскәүдә яши, Дәүләт Третьяков галереясендә эшли. Авылдашлары, якташлары өчен бик күп игелекле эшләр башкарган, милләт җанлы, зыялы кеше ул. Димәк, җәй айларында да туган мәктәбе укучыларына Азат абыйларыннан бүләк булып, “Әллүки” журналы килүдән туктамаячак. Балалар журналына игътибары, нәни якташларының туган телле булып үсүе өчен тырышучы якташыбызга зур рәхмәт!

“Туган мәктәбемә – “Әллүки” акциясенә сез дә рәхим итеп кушылыгыз, абыйлар һәм апалар!
Бәйләнеш өчен телефон номеры: 8 937 3 507 507

Фото: Азат Гомәровның шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас