Конкурста илнең төрле төбәкләреннән укытучылар катнашты.
Конкурсның йомгаклау этабы өч төп сынау: “Осталык дәресе”, “Дәрестән тыш эшчәнлек проекты” һәм “Түгәрәк өстәл” форматында узды. Катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын һәм туган телне өйрәнүгә иҗади якын килүләрен күрсәтте, уку процессын оештыру буенча тәҗрибәләре һәм идеяләре белән уртаклашты.
Узган елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсы лауреаты, Нефтекама шәһәре 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәфыйкова бу бәйгедә Башкортстан данын яклады һәм мактаулы 2нче урынга лаек булды. Бу казаныш педагогның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын һәм талантын күрсәтә.
Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенрусия конкурсы илнең мәгариф өлкәсе өчен мөһим вакыйга булып тора. Ул педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашуга, укыту сыйфатын күтәрүгә һәм Русия халыкларының мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә.
Алия Ринат кызын әлеге зур казанышы белән котлыйбыз һәм аңа алга таба да уңышлар телибез!
Фото: Алия Шәфыйкованың шәхси архивыннан.