Күләмле һәм әһәмиятле чарага район мәктәпләренең ата-аналар комитетлары әгъзалары, укучылар, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, прокуратура һәм эчке эшләр органнары вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары җыелышып, мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Чара барышында берничә мәйданчык эшләде. Шулай, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыру турында психология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Алсу Биктаһирова сөйләде. Аның хезмәттәше Гөлнара Фәттахова үсмерләр белән дөрес аралашырга өйрәтте, киеренкелекне бетерү өчен киңәшләрен бирде. Шул ук югары уку йортының гомум һәм педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы Айнур Арсланов үсмерләрнең психоэмоциональ халәтен көйләү турында сөйләде.
Форум тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта бихисап җитди мәсьәләләр балигъ булмаганнар белән берлектә каралды. Ул өлкәннәргә тәрбия һәм профилактика эшләрен оештыруда үзара бәйләнешләрнең нәтиҗәле формаларын табуда, һичшиксез, ярдәм итәчәк.