+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 апрель 2024, 09:10

Биш ел эчендә - 44 мәктәп, 65 балалар бакчасы!

Узган елда мәгариф системасын үстерүгә 100 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән иде.

Биш ел эчендә - 44 мәктәп, 65 балалар бакчасы!Биш ел эчендә - 44 мәктәп, 65 балалар бакчасы!
Биш ел эчендә - 44 мәктәп, 65 балалар бакчасы!

Бу 2022 елгы финанслау күләменнән 10 проценттан артык. Бу хакта республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышындагы еллык отчеты белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Узган елда 5 мең урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп һәм 660 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы ачылды. Биш ел эчендә 22 мең урынга 44 мәктәп, шулай ук 9,2 мең урынга 65 балалар бакчасы сафка кертелде. Чынлыкта, бу вакыт эчендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә алдагы 9 елга караганда күбрәк урыннар булдырылган.
Федераль программа кысаларында 2 ел эчендә 140 мәктәп бинасы ремонтланган, 53 мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән, ашханә һәм азык-төлек блогы җиһазландырылган. Шулай итеп, 54 мең бала өчен уку шартлары яхшыртылган.

2019 елдан беренче тапкыр Башкортстанда полилингваль мәктәпләр булдырыла башлады. Узган елда 4 полилингваль мәктәп сафка кертелде. Бүген 8 полилингваль мәктәп эшли, аларда 7909 укучы укый, 359 педагог белем бирә.

“Узган елда программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча республика җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча илдә - өченче урынны, ремонтланган мәктәп биналары саны буенча икенче урынны алды. Мәктәп мәгариф системасын мондый масштаблы һәм комплекслы реновацияләү Башкортстанда тарихта беренче тапкыр үткәрелә.
Гомумән алганда, биш ел эчендә республикада 22 коррекцион мәктәпнең матди-техник базасы яңартылды, 215 спорт залы ремонтланды, 25 ачык корылма җиһазландырылды, 24 меңнән артык өстәмә белем бирү урыны булдырылды, 633 мәктәп автобусы сатып алынды.

“Мәгарифтә күтәрелеш!” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында узган елда 30 стоматология кабинеты ачылды. Аларның саны буенча без — илдә лидерлар”, — диде Андрей Назаров.

Капиталь ремонт үткәрү вакытында мәгариф оешмаларында төзелеш конструкцияләре һәм инженерлык коммуникацияләре тулысынча алмаштырыла һәм тергезелә. Моннан тыш, биналарны җиһазлау, уку җиһазлары, террорчылыкка каршы саклану, китап фонды яңартыла. Бу мәктәпләрнең территорияләре төзекләндерелә.

– Бу программа мәктәп инфраструктурасын капиталь ремонтлауны һәм яңартуны гына түгел, ә укытучыларның квалификациясен күтәрүне дә үз эченә ала, - дип белдерде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас