Акциянең максаты психологик киеренкелекне киметү, имтиханнарны үткәрү тәртибе белән таныштыру иде. Имтиханга килүче ата-аналар да бу көнне барлык процедураларны үтте: телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшырды, имтихан алды күзәтүен үтте һәм аудиториядә үзләренең урыннарын алды. Оештыручылар инструктаж үткәрде, чын имтихандагыча теркәү һәм җаваплар бланклары тутырылды.
Быел ата-аналар өчен Бердәм дәүләт имтиханы беренче тапкыр тарих фәненнән үткәрелде.
Акция барышында булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына, шушы елдан башлап имтихан эшләрен сканерлау аудиторияләрдә үткәреләчәк, дип аңлаттылар.