+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 апрель 2024, 05:45

Укытучы абруен күтәрү – төп бурыч!

Башкалабызның “Торатау” Конгресс-холлында VI республика мәктәп форумы узды.

Укытучы абруен күтәрү – төп бурыч!Укытучы абруен күтәрү – төп бурыч!
Укытучы абруен күтәрү – төп бурыч!

“Мәгарифтә күтәрелеш” форумы эшендә федераль структуралар вәкилләре, Русиянең Мәгариф министрлыгы, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары лекторлары, шулай ук муниципалитетлар вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, директорның тәрбия эше буенча киңәшчеләре, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Форум кысаларында тугыз дискуссия мәйданчыгы эшләде, аларда мәгариф өлкәсендә мәгълүмати хәвефсезлек, белем бирү сыйфаты, “Мөһим нәрсәләр турында педагогик сөйләшү”, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча фикер алышу оештырылды.
Мәйданчыкларда республикада психология хезмәтенең эшен камилләштерү, һөнәри юнәлеш бирү эшенең “Башкортстанда укы һәм эшлә” төбәк системасы, Интернет челтәрендә деструктив контент, традицион кыйммәтләргә хәвеф янау, кино сәнгатенең үсмерләрдә кыйммәтләр формалаштырудагы мөмкинлеге һәм укучылар тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
Мәктәп форумының нәтиҗәсе буларак, “Тәрбия экосистемасы: күптөрле алымнар һәм кыйм­мәтләр бердәмлеге” темасына пленар утырыш узды. Анда дискуссия мәйданчыклары вәкилләре төп эшкә йомгак ясады һәм фикер алышулар барышында эшләнгән тәкъдимнәрне җиткерде.
“Педагог һәм остаз елы”нда Башкортстанда укытучы һөнәре­нең абруен күтәрү, мәктәпләргә белгечләр җәлеп итү өчен яңа чаралар күрелде. Бу хакта “Мәгарифтә күтәрелеш” мәктәп форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин белдерде. Яшь авыл укытучылары өчен еллык грантлар саны арттырылды (25тән 150 кадәр, һәркайсына 690 мең сумнан). Дәүләт һәм туган телләр укытучылары өчен премияләр ике тапкыр арттырылды, бу исемлеккә полилингваль мәктәпләр педагоглары да кертелде.
Балалар бакчалары педагог­лары өчен ел саен 575 мең сумлык 50 грант, балалар бакчасы тәрбиячеләренең республика конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга, шулай ук укыту һәм тәрбия туган телдә алып барылган балалар бакчалары тәрбияче­ләренә премияләр булдырылды.
“Без киләчәктә дә укытучыларга ярдәм итәчәкбез. Бу планда Президентның агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм колледжларда директорларның тәрбия буенча киңәшчеләренә аена 5000 сум федераль өстәмә түләү кертү, ә шушы елның 1 мартыннан 100 меңнән азрак кеше яшәүче торак пунктлар мәктәплә­рендәге сыйныф җитәкчеләре, колледж һәм техникум төркемнәре кураторлары өчен федераль түләүне 10 мең сумга кадәр, ягъни ике тапкыр арттыру карары мөһим”, — дип билгеләп үтте Максим Забелин.
“Мәгарифтә күтәрелеш” форумына һәр педагог үз идеяләре белән генә түгел, башкаларның да тәҗрибәсен, фикерләрен ишетергә килгән. Аларның һәркайсы, дискуссия мәйданчык­ларында катнашып, яңалыклар белән таныша алды, мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләде.
— Мәгариф форумы — педагоглар өчен бик кирәкле чара. Анда безнең муниципалитеттан өч көн дәвамында төрле делегатлар катнашты. Алар төрле дискуссия мәйданчыкларында кызыклы, яңа мәгълүмат туплады, үз фикерләрен дә белдерде, тәкъ­димнәрен кертте. Бүген без 11 кешедән торган делегация белән 9 мәйданчыкта катнашабыз. Анда күтәрелгән барлык мәсьәләләр, темалар һәм һәр мәйданчык мәгариф үсеше өчен бик мөһим, — дип фикерләре белән бүлеште Бөре шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик эш бүлеге җитәкчесе Елена Плотникова.
Шулай ук форум кысаларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталыкның X “Абилимпикс” төбәк чемпионатын ачу тантанасы узды. Бәйгедә 89 компетенция буенча 900дән артык конкурсант катнаша.
Билгеле булуынча, беренче “Мәгарифтә күтәрелеш” форумы 2019 елда Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылды. Форум мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора, дип төбәк җитәкчесе берничә тапкыр ассызыклады.
“Әгәр дә без югарыга омтылмасак, бер урында таптаначакбыз. Безнең республика көндәшлек көрәшендә Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдыру, студентлар кампусын төзү хокукын алды. Бу, һичшиксез, мәктәп­ләрне үзенә җәлеп итәр дип ышанам. Әмма моның өчен безгә заманча булырга, даими камил­ләшергә кирәк”, — дип билгеләгән иде Радий Хәбиров .
Биш ел эчендә мәктәп форумы үз ихтыяҗын исбатлады һәм колачлы эшлекле чара статусын алды. Элек үткәрелгән форумнарда биш көнлек укыту режимына күчү, яшь педагогларга грантлар бирү, полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия киңлеге булдыру (“Тематик шимбәләр”), стоматология кабинетларын ачу һәм башка проектлар кебек мөһим карарлар кабул ителде һәм алар бүген нәтиҗәле тормышка ашырыла.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас