+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 апрель 2024, 17:34

"Иске бакчаларда да тәртип урнаштырачакбыз..."

Бүген Уфаның Киров районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең берничә яңа социаль объектында булды.

"Иске бакчаларда да тәртип урнаштырачакбыз...""Иске бакчаларда да тәртип урнаштырачакбыз..."
"Иске бакчаларда да тәртип урнаштырачакбыз..."

Алар арасында 2024 елның апрель башында ачылган 53нче балалар бакчасы да бар. Өч катлы бина "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.

Балалар бакчасы мөдире Светлана Степанова мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 240 балага исәпләнгән дип сөйләде. Бу 10 төркем, шул исәптән ике ясле һәм башкорт телен өйрәнүче "Акбузат" төркеме.

Радий Хәбиров балаларның физкультура һәм музыка залларында шөгыльләнүләрен карады, башкорт телен өйрәнү төркеменә һәм психолог кабинетына барды. Кечкенә балалар өчен төркемдә төбәк җитәкчесе тәрбияче һәм ата-аналар белән аралашты.

Балалар бакчасында шулай ук «Туган як», «Яшь эколог» кабинетлары, изостудия һәм сенсор бүлмәсе белән җиһазландырылган.

- Без Русия Хөкүмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез һәм федераль ярдәм белән тагын берничә балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз. Бездә андый учреждениеләр җитми. Шуңа күрә без сертификатлар бирү механизмын керттек, анда яшәүчеләр шәхси балалар бакчалары хезмәтләреннән файдалана ала. Бу эшне дәвам итәргә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Русия Президенты Юлламасында 2025 елдан балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы башлануы турында игълан итте, аларның күбесе совет елларында ук төзелгән иде. Иске бакчаларда да тәртип урнаштырачакбыз.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас