+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
12 апрель 2024, 09:45

Халкымның лаеклы улы ул!

Бүген БДПУның татар кафедрасында фәнни-методик конференция узды.

Динар КәлимуллинДинар Кәлимуллин
Фото:Динар Кәлимуллин

Ул галим, профессор Илшат Насыйповның 60 яше тулу уңаеннан узды. Конференция эшендә БДПУда иңгә-иң куеп эшләгән хезматтәшләре, Татарстаннан мәртәбәле кунаклар, республиканың татар теле укытучылары, якташлары, дуслары, татар җәмәгатьчелеге, студентлар катнашты.

Юбилярны котлап, Русиядән һәм чит илләрдән дә видео аша бик күп котлау сүзләре җиткерелде. Әлбәттә, бу чарада мактау сүзләре һәм бүләкләр дә күп булды.

Шуларның берсен - Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин Фәннәр академиясенең көмеш медален бүләк итте. Тагын бер бүләк - галимнең юбилеена багышлап нәшер ителгән библиографик китап та дөнья күрде һәм аның беренче экземплярларын нәшир итүдә ярдәм иткән Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфред Дәүләтшин бүләк итте. Конференциядә чыгыш ясаучы һәркем Илшат Сәхиятулла улының эшчәнлеген югары бәяләде, аның зур шәхес, милләтпәрвәр икәнлеген дә ассызыклады. Ә инде конференция үз эшен татар кафедрасында белем алучы студентларының, матур концерты белән тәмамланды.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас