+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 апрель 2024, 11:00

Башкортстан укучылары предприятиеләргә юллана

 Республикада “Турникетсыз атна" Бөтенрусия һөнәри юнәлеш бирү акциясе башланды.

Башкортстан укучылары предприятиеләргә юлланаБашкортстан укучылары предприятиеләргә юллана
Башкортстан укучылары предприятиеләргә юллана

Башкортстанда, бөтен ил буенча кебек үк, “Турникетсыз атна” Бөтенрусия акциясенең язгы этабы башлана. Чара “Русиядә эшлә!" федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Чара елына ике тапкыр – апрельнең һәм октябрьнең һәр өченче атнасында уздырыла.

— "Турникетсыз атна" — мәктәп укучыларын, студентларны һәм аларның ата-аналарын төбәк предприятиеләре эше белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Хезмәт дефициты булган хезмәт базары шартларында иртә һөнәри юнәлеш бирүнең кыйммәте, бу эштә уку йортларының, эш бирүчеләрнең һәм дәүләт структураларының бердәмлеге күп тапкырлар арта, — дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Министр билгеләп үткәнчә, югары сыйныф укучылары һәм студентлар төбәк предприятиеләрендә булырга һәм үз күзләре белән бөтен җитештерү процессын күрергә, белгечләр белән шәхсән аралашырга, хезмәт шартлары белән кызыксынырга һәм төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында күзаллау формалаштырырга мөмкинлек ала.

Быел акциягә Башкортстанның «Полекс УРАЛ» җәмгыяте, «Гидравлика» предприятиесе, Почтамт, «Башнефтегеофизика», «Уфимские инженерные сети», «ОДК-УМПО» җәмгыяте, «УППО» җәмгыяте, «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте, «Ростелеком», «КумАПП» җәмгяте, «Кумполимер”, Стәрлетамак механика заводы, “Башкортстан сода компаниясе”, “УФАгормолзавод” һәм башкалар кушылды. Барлыгы предприятиеләргә 250дән артык экскурсия, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре белән очрашулар, мәктәп-вуз-предприятие форматында ата-аналар җыелышлары үткәрү планлаштырыла.

Башкортстанда «Турникетсыз атна» Бөтенрусия акциясе 2017 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 150 меңгә якын укучы һәм республиканың 500дән артык эш бирүчесе катнашты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас