+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель , 14:55

БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә

Бу көннәрдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында (БДПУ) Луганск һәм Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожск өлкәләре Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре делегациясе эшли.

БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә

БДПУ Русия Федерациясенең бөтен территориясендә, шул исәптән илебезнең яңа төбәкләрендә, белем бирү киңлегенең бердәмлеген тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә катнаша. Яклар белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле тәҗрибәләре, белем туплау һәм бирү механизмнары турында фикер алышты, алга таба хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешүләр, беренче чиратта, педагогларның квалификациясен күтәрүгә, стажировкалар үткәрүгә кагыла.

Университетның стратегик үсеш буенча беренче проректоры Алмаз Мостаев сүзләренчә, БДПУның әлеге өлкәләрнең педагоглары, мәктәпләре, балалар бакчалары һәм, гомумән, мәгариф системасы белән хезмәттәшлеге инде күптән башланган.

- Әлеге очрашуның бурычлары: кунаклар белән методик һәм мәгариф яктан тәҗрибә уртаклашу, квалификацияне күтәрү буенча фикер алышу. Ә чараның нәтиҗәләренә килгәндә - коллегалар белән уртак хезмәттәшлек буенча "юл картасын" килештердек. Кунакларны шулай ук башкалабыз, Башкортсан һәм аның мәгариф системасы белән таныштыру да булды, - диде спикер.

- Без Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм БДПУ чакыруы буенча тәҗрибә уртаклашу максатында килдек. Форум кысаларында безнең делегация әлеге университетның эш тәҗрибәсе белән тулырак танышты. Педагогларның һөнәри компетенцияләрен диагностикалау алымнарына өйрәндек. Шулай ук югары уку йортының инновацион мәйданчыкларында – педагогик Кванториумда, педагогик компетенцияләр технопаркында, «Үсеш векторы» өзлексез һөнәри белем бирү институтында булдык. Моннан тыш , безнең өчен сәләтле балалар белән эшләү юнәлеше кызыклы булды, - дип белдерде ЛХР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе белгече Оксана Колесникова.

Очрашу кысаларында ЛХР һәм ДХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре кунаклары Совет мәйданындагы генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр дә салды.

Чара 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: М. Акмулла исемендәге БДПУ матбугат хемәте, автор фотосы

БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
БДПУ илнең яңа өлкәләреннән кунаклар кабул итә
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: