+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2024, 11:40

Педагогларга премия биреләчәк

Башкортстан укытучыларын педагогик эшчәнлектәге казанышлары буенча конкурста катнашырга чакыралар.

Педагогларга премия биреләчәкПедагогларга премия биреләчәк
Педагогларга премия биреләчәк

Башкортстанда быел педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсына документлар кабул итү башланды.
 
Бу хакта төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документлар 13 майга кадәр кабул ителәчәк.

Конкурста бер ставкага атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмаган уку йөкләнеше һәм 3 елдан да ким булмаган педагогик стажы булган укытучылар катнаша ала.

Тулырак мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас