+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2024, 10:50

Укучылар ничек ял итәчәк?

Мәгариф һәм фән министры мәктәп укучыларының май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкләре турында сөйләде.

Укучылар ничек ял итәчәк?Укучылар ничек ял итәчәк?
Укучылар ничек ял итәчәк?
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин мәктәп укучыларының майның беренче көннәрендә ничек укыячаклары һәм ял итәчәкләре турында белдерде.

27 апрельдә, шимбә, укучылар өчен 29 апрель - дүшәмбе урынына уку көне булачак. Мәгариф оешмаларына дәресләрне кыскартырга киңәш иттеләр. Дүшәмбе һәм сишәмбе, 29 һәм 30 апрель - ял көннәре, 1 май бәйрәм көне дип игълан ителде.

Пәнҗешәмбе, 2 майда, һәм җомга, 3 майда, укучылар гадәти график буенча укыячак.

"Шуңа игътибар итегез: 2 майда барлык мәгариф оешмаларында традицион рәвештә флаглар күтәрү, гимннар башкару һәм дәрестән тыш "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дәресләре узачак. 4 май, шимбә, ял көне булачак", — дип өстәде министр.

 
 
Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас