Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин республика Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, төбәктәге балалар 1770 сәламәтләндерү оешмасында ял итә алачак.
Ведомство башлыгы мәгълүматлары буенча, аерым сменалар ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, авыр тормыш хәлендә калган малайлар һәм кызлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен планлаштырылган.
"2024 елда федераль бюджеттан 144 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, республика бюджетыннан 4 шәһәр читендәге лагерьда 5 тиз төзелә торган конструкция төзүгә һәм бер шәһәр читендәге лагерьда медицина һәм азык-төлек блогын капиталь ремонтлауга 27,5 миллион сум акча каралган”, — дип билгеләп үтте Мәүлетбирдин.
Элегрәк билгеле булганча, Башкортстанда “Патриот” паркының сыйдырышлылыгы сменага 400 кешегә кадәр артачак.
Фото: bashinform.ru