+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 апрель , 14:40

Диктантка кушыл!

Башкортстан халкы башкорт теле буенча халыкара диктант язачак.

Диктантка кушыл!
Диктантка кушыл!
Быел башкорт теле буенча халыкара диктант 27-29 апрельдә унынчы тапкыр узачак. БСТ каналында туры трансляция 27 апрельдә 11 сәгатьтә планлаштырыла.

Халыкара белем бирү акциясе киң җәмәгатьчелек игътибарын туган телне өйрәнүгә җәлеп итү, тел мәдәниятен арттыру, Башкортстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт телен үстерү һәм популярлаштыру өчен үткәрелә.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Диктантны онлайн яки офлайн-форматта язу вариантын сайларга мөмкин. Шулай ук акциядә телне төрле дәрәҗәдә белүче катнашучыларга төрле текстлар тәкъдим ителә.

Акциядә офлайн-форматта катнашырга теләүчеләр өчен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Уфа фән һәм технологияләр университетында, Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында, Милли музейда, Дәүләт җыелышы-Корылтайда, “Йәшлек House” яшьләр йортында, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, Уфа күппрофильле һөнәри колледжда, Уфа сәүдә-икътисад колледжында, Тарих, тел һәм әдәбият институтында һәм Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсендә мәйданчыклар оештырылачак.

Диктантка акциянең рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.

Быел диктантта катнашучыларның барысына да электрон почтага яки телеграмм-ботта катнашу турында электрон сертификатлар җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр башкорт теле буенча төбәк диктанты 2015 елда Башкорт дәүләт университеты базасында үткәрелде. Онлайн форматта югары уку йортының Сибай, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Бөре шәһәрләрендәге филиаллары тоташтырылган. Диктантны барлыгы 3500 кеше язган.

Елдан-ел диктант үткәрелүче мәйданчыклар саны да арта, катнашучыларның географиясе дә киңәя. 2019 елда диктантны — 69 687 кеше, 2020 елда — 305 600, 2021 елда — 321 782, 2022 елда — 334 523, 2023 елда 340 333 кеше язган.

2019 елда акциядә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Шул ук елда ул халыкара статуска ия була. Аны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды үткәрә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: