+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель , 15:05

Башкорт телен саклауга һәркем үз өлешен кертә

Башкортстан Хөкүмәте хезмәткәрләре Башкорт теле буенча халыкара диктантка кушылды.

Башкорт телен саклауга һәркем үз өлешен кертә
Башкорт телен саклауга һәркем үз өлешен кертә

27 апрельдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте йортында хезмәткәрләр өчен белем бирү акциясендә катнашу өчен мәйданчык оештырылды. Традиция буенча, быел да Хөкүмәт Аппараты хезмәткәрләре башкорт теле буенча халыкара диктантка кушылды һәм үз белемен һәм грамоталылыгын тикшерде.

Башкортстан Премьер-министры урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов билгеләп үткәнчә, Аппарат хезмәткәрләре бу акциядә зур теләк белән катнашалар.

— Традиция буенча Хөкүмәт йортында онлайн форматта диктант оештырыла, анда “БСТ” телеканалының туры эфиры эшли. Күпләр бу көнне дулкынланып көтәләр, үз нәтиҗәләре өчен борчылалар. Шунысы куанычлы, аппарат хезмәткәрләре әлеге чарага битараф түгел һәм дәүләт башкорт телен саклауга һәм үстерүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар.

Башкорт теле буенча диктант онлайн һәм офлайн форматта уза һәм өч катлаулылык дәрәҗәсен үз эченә ала: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче катнашучылар өчен, башкорт телен ирекле белүче катнашучылар өчен, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы катнашучылар өчен.

Чара башында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хезмәттәшләрен сәламләде һәм аларга уңышлар теләде.

Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә сайтта урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр башкорт теле буенча төбәк диктанты 2015 елда Башкорт дәүләт университеты базасында үткәрелде. Онлайн форматта югары уку йортының Сибай, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Бөре шәһәрләрендәге филиаллары тоташтырылган. Диктантны барлыгы 3500 кеше язган.

Елдан-ел диктант үткәрелүче мәйданчыклар саны да арта, катнашучыларның географиясе дә киңәя. 2019 елда диктантны — 69 687 кеше, 2020 елда — 305 600, 2021 елда — 321 782, 2022 елда — 334 523, 2023 елда 340 333 кеше язган.

2019 елда акциядә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Шул ук елда ул халыкара статуска ия була. Аны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды үткәрә.

2020 елдан башлап “Башкорт теле буенча халыкара диктант” Халыкара белем бирү акциясе “Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү”дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: