+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 апрель , 15:10

Диктантта катнашу - туган телеңне ярату билгесе

Радий Хәбиров Башкорт теле буенча халыкара диктантта катнашты.

Диктантта катнашу - туган телеңне ярату билгесе
Диктантта катнашу - туган телеңне ярату билгесе

27 апрельдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт теле буенча халыкара диктантта катнашты.

Быел әлеге чара республикада унынчы тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2015 елда үткәрелде. Журналист Рәшидә Мәһәдиеваның идеясен ул вакытта Башкорт дәүләт университеты (хәзерге Уфа фән һәм технологияләр университеты) галимнәре Риф Әхмәдиев, Гөлфирә Абдуллина, Николай Морозкин хуплый. Бу башлангычны иҗтимагый оешмалар да хуплый.

Диктант башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара белем бирү акциясенә нигез салучыларга һәм башлап җибәрүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Төбәк җитәкчесе белән бергә Башкорт теле буенча халыкара диктантны 130 унынчы сыйныф укучысы язды. Алар Белорет һәм Мәләвез районнарыннан хәрби җыеннарда катнашучылар. Диктант тексты — Лариса Абдуллинаның “Шәйморатов белән очрашу” хикәясе, аны Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев укыды.

— Башкорт теле буенча халыкара диктантны мин бүген "Патриот" паркында яздым, — дип уртаклашты үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров. – Минем белән бергә —130 унынчы сыйныф укучысы, алар биредә җыеннар уза, мәктәп директорлары, шулай ук бу искиткеч акциянең башлангычында торучылар. Нәтиҗәләрне тиздән белербез. Әлбәттә, бәяләү мөһим түгел. Диктантта катнашу — туган телгә сөю белдерүнең яхшы ысулы.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: