+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 Май , 20:10

Безнекеләр - иң яхшы өч төбәк арасында!

Башкортстан укучылары Бөтенрусия мәктәп язы фестивалендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Безнекеләр - иң яхшы өч төбәк арасында!
Безнекеләр - иң яхшы өч төбәк арасында!
28 апрельдән 1 майга кадәр “Русия мәктәп язы" Бөтенрусия фестивале узды. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Башкортстанның “Вакыт капкасы” төбәк программасы III дәрәҗә лауреат булды.
- Теләсә кайсы конкурста уңыш талант, тырыш хезмәт һәм фидакарьлек нәтиҗәсе булып тора. Нәкъ менә моны Бөтенрусия фестивалендә катнашучылар үз казанышлары белән күрсәтте. Яшьләрнең мондый фестивальләр ярдәмендә сәхнәдә үз юлын табуына бик шатмын, бу аларны актив рәвештә үсәргә дәртләндерә, ә без төбәк дәрәҗәсендә моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырачакбыз, – дип белдерә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.
Фестивальнең конкурс программасы 1200 укучы арасында узды һәм 7 иҗади юнәлешне үз эченә алды: “Төбәк программасы”, “Вокал”, “Инструменталь”, “Бию”, “Театр”, “Оригиналь жанр”, “Медиа”.
Катнашучылар республикага шәхси исәптә дә җиңүләр алып кайтты. «Оригиналь жанр» номинациясендә «Традицияләрне саклаган өчен» махсус бүләкне Айлина Әүбәкерова һәм «Башмачок» үрнәкле хореография ансамбле алды.
Вокал юнәлешендә эстрада солосы буенча Диана Емельянова II дәрәҗә лауреаты булды.
«Инструменталь» номинациядә халык уен коралларында I дәрәҗә лауреаты Иван Петраев, клавишларда II дәрәҗә лауреаты Айнур Ситдиков, Айлина Әүбәкерова шулай ук кыллы уен коралларында уйнавы белән «Традицияләрне саклаган өчен» махсус приз алды.
Проект «Русия студентлар язы» яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел Бөтенрусия фестивален “Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте, Ставрополь крае хөкүмәте, “Русия яшьләр берлеге” гомумрусия иҗтимагый оешмасы оештыручылар булып тора.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: