+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 Май , 16:20

Көчле давыл ике мәктәпкә зыян китерде

Радий Хәбиров түбәләре җимерелгән мәктәпләрне контрольгә алырга кушты.

Көчле давыл ике мәктәпкә зыян китерде
Көчле давыл ике мәктәпкә зыян китерде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көчле җил җимергән ике мәктәпнең түбәсен тергезүне  контрольгә алырга кушты. Мондый күрсәтмәне ул республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдинга ЦУРдагы оператив киңәшмә барышында бирде.

"Бу ике мәктәпне контрольдә тотыгыз. Аларны тиз арада тергезергә кирәк, бәлки ярдәм кирәк булыр", — диде ул, министрга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада начар һава шартлары нәтиҗәсендә, Белорет һәм Гафури районнарында 128 һәм 805 квадрат метр мәйданда мәктәп биналарының түбәләре өлешчә җимерелде.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Кирилл Первов сүзләренчә, ике очракта да зыян күрүчеләр юк.

"Укучыларны укыту дистанцион режимда һәм йөртеп укыту ысулы белән оештырылган. Бүгенге көндә Белорет районында авария-тергезү эшләре тәмамланган. Гафури районында зыянны бәяләү процессы тәмамланды һәм алга таба ремонт өчен тиешле әзерлек чаралары оештырылды”, — диде Кирилл Первов.

 

 

Фото: “ Подслушано Зилим-Каран” / vk.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: