+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 Май 2024, 11:25

Бакалавр башкача булмаячак!

Аны бетерү дипломнарның дәрәҗәсен төшермәсме?

Бакалавр башкача булмаячак!Бакалавр башкача булмаячак!
Бакалавр башкача булмаячак!
2025 елда югары белем системасыннан бакалавр дәрәҗәсе алыначак. Яңалык бу дәрәҗәдәге дипломнар алган һәм әле бу программалар буенча белем алучыларга проблемалар тудырмаячак. Бу хакта Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский белдерде.

Министр Валерий Фальков Дәүләт думасында чыгыш ясаганда, яңа система “бакалавр” төшенчәсен алып ташлаячак һәм югары белем һәм махсус югары белем бирүне күздә тотачак, дип белдерә.
Ул аңлатканча, бакалавриат дипломнары үз кыйммәтен саклаячак, чөнки алган белем беркая да югалмаган, һәм эш бирүчеләр моны аңлый.
"Сүз дәүләт мәгариф системасын үстерүдә яңа үсеш баскычы турында бара", — дип белдерде Фальков.

 
 
Фото: rosinstitut.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас