+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Май 2024, 11:10

Укучылар Голдбергның уникаль машиналарын җыйды

Уфаның вузара кампусында “Башкортстанның кара алтыны” республика чемпионаты узды.

Укучылар Голдбергның уникаль машиналарын җыйдыУкучылар Голдбергның уникаль машиналарын җыйды
Укучылар Голдбергның уникаль машиналарын җыйды
Уфа вузара кампусында беренче тапкыр өлкән сыйныф укучылары арасында “Башкортстанның кара алтыны” республика чемпионаты узды. Уфа дәүләт нефть техник университеты Голдберг машинасын төзү турнирына Русия машина төзүчеләр берлегенең ассоциацияләнгән мәктәпләреннән укучыларны чакырды.
“Башкортстанның кара алтыны” — абитуриентлар өчен белем бирү инженерлык уены, анда өлкән сыйныф укучылары иң яхшы инженерлык карарын гамәлгә ашыруда ярышалар. Проект “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында УДНТУның Евразия политехник мәктәбе тарафыннан булдырылган һәм гамәлгә ашырыла.
Чемпионат барышында оешкан командалар гади гамәлне катлаулы рәвештә башкаручы җайланмаларны проектлыйлар һәм эшләтеп җибәрәләр. Һәр машинаның нигезендә «домино» принцибы ята: төрле детальләр үзара бәйләнешкә кереп, ниятләнгән нәтиҗәгә китерә. Конструкцияләү өчен һәркемгә стандарт материаллар җыелмасы бирелгән.
Бирем өч этаптан тора: Голдберг машинасын проектлау, уйлап табуны үзенең остаз-модераторлары алдында яклау һәм аннан соң иң авыры — аны эшләтеп җибәрү. Җайланма билгеләнгән вакыт эчендә билгеләнгән бирем буенча өзеклекләрсез, кирәкле сандагы звенолар белән эшләргә тиеш.
— Ахыр чиктә безнең машина катапульт ярдәмендә шарны хәрәкәткә китерергә һәм аның импульс көче ярдәмендә шарны сикертергә тиеш, — дип аңлата 153нче лицейның өлкән сыйныф укучысы Савва Әхтәмов.
УДНТУның Евразия политехник мәктәбе әлеге чемпионатны бишенче тапкыр үткәрә һәм аны Машина төзүчеләр берлеге юбилеена багышлый.
"Башкортстанның кара алтыны" чемпионаты барышында иң талантлы яшьләр исемлеккә кертелә һәм УДНТУның Евразия политехник мәктәбенә укырга керергә шәхси чакыру ала.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча 62нче лицейның 9нчы сыйныф укучыларының “62Industries” командасы җиңүче булды.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас