+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Май 2024, 06:35

Имтиханнар башланды!

Бүген 9нчы сыйныфлар беренче сынауны үтә.

Имтиханнар башланды!Имтиханнар башланды!
Имтиханнар башланды!

Бүген Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, 9нчы сыйныфларда төп  дәүләт имтиханнары башланды. 21-22 майда мәктәп укучылары чит телләр буенча имтихан тапшыра. 27 майга биология, җәмгыять белеме, химия һәм информатика буенча сынаулар планлаштырылган. 30 майда — география, тарих, физика, химия буенча. 3 июньдә — урыс теле, 6 июньдә — математика, 10 июньдә — география, информатика һәм җәмгыять белеме, ә 14 июньдә биология, информатика, әдәбият һәм физика буенча имтиханнар үтәчәк.

Төбәкнең Фән һәм мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башкортстанда төп дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен 51 347 кеше теркәлгән.

“Рособрнадзор” мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, ил буенча 9нчылар өчен имтиханнарда 1,6 миллионга якын чыгарылыш сыйныф укучысы катнашачак. Имтиханнар үткәрү өчен 11,7 мең имтихан тапшыру пункты, 431 меңнән артык оештыручы җәлеп ителәчәк. Төп дәүләт имтиханнары барышын мониторинглауны 34,5 меңгә якын җәмәгать күзәтүчесе башкарачак.

Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларга ике мәҗбүри уку фәнен (урыс теле һәм математика) һәм сайлап алу буенча ике фәннән имтихан тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, чыгарылыш сыйныф укучысы авырып, җитди сәбәп аркасында имтиханда катнаша алмаса, комиссия яңадан бирү өчен резерв көннәр билгели. Быел 24 июньнән 2 июльгә кадәр барлык уку фәннәрен тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

Фото: bashinform.ru

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас