Бүген, 24 майда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ватан» этнопаркында Уфа мәктәпләрен тәмамлаучыларны «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлады. Биредә Башкортстан башкаласының 11нче сыйныфын тәмамлаучы 4300дән артык кыз һәм егет җыелды. Бәйрәм «Мәктәп еллары»вальсын башкарудан башланды.
Агымдагы елда Башкортстан мәктәпләрен 15,5 мең унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, шул исәптән 4 385е — Уфада.
– Сез зур юлга чыгасыз һәм үз тормышыгыз өчен үзегез җавап бирәчәксез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу вакыт эчендә әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз сезгә тиешле белем бирергә тырыштылар. Безнең өчен сез мәңгегә иң акыллы һәм яраткан балалар булып калырсыз. Алда— дәүләт имтиханы, аннан соң кемдер эшкә барачак, ә кемдер укуын дәвам итәчәк. Барысы да тормышка ашсын.
Төбәк җитәкчесе яшьләргә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң туган республикаларына кайтырга теләк белдерде.
– Без сезне бик көтәбез һәм туган Башкортстанны үстерәчәгегезгә ышанабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Кайчандыр без бу мәйданчыктан китәчәкбез, һәм сез безнең урыннарга киләчәксез– республика белән идарә итәчәксез. Ә без сезгә ышанырбыз. Яңа, олы тормыш юлында уңышлар сезгә.
Бәйрәмне Уфаның 450 еллыгына багышланган Рим Хәсәнов музыкасына «Уфа юкәләре» гранд-вальсы дәвам итә. Аны бер үк вакытта 4 мең унберенче сыйныф укучысы башкарды.
Фото: glavarb.ru