+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Май 2024, 03:55

“Йолдызлар сыйныфы” зур юлга чыга!

Быел республикада унберенче сыйныфны – 14 мең 430, тугызынчыны 46  мең 814 укучы тәмамлый.

“Йолдызлар сыйныфы” зур юлга чыга!“Йолдызлар сыйныфы” зур юлга чыга!
“Йолдызлар сыйныфы” зур юлга чыга!

Бүген республикабыз мәктәпләре­нең һәркайсында – уку елы тәмамлануын, ә кемнәргәдер мәктәп белән саубуллашу мизгелләре җитүен белдереп, соңгы кыңгырау чыңлый. Шатлыклы да, ямансу да, күңел тулышып, түгелергә генә торган бу бәйрәмдә меңләгән яшь йөрәкләрне төрле хис-кичерешләр били. Мәктәп елларының кабатланмас бизәге булган ак тасмалы, алъяпкычлы кызларның, костюм кигән егетләрнең һәркайсы киләчәккә якты хыяллар белән яна.

Башкортстанның атказанган укытучысы, өч дистә елдан артык хезмәт стажы булган тәҗрибәле педагог Әнфисә Галимҗанова җитәкләгән Уфаның 65нче Татар гимназиясендә дә остазларның укучыларын дәртле яшьлек иленә, уңышлары да, сынаулары да булачак зур тормыш юлына озатыр мизгелләре җитте. 550 укучы белем алган уку йортында унберенчене – 20, 9нчы сыйныфны 55 укучы тәмамлый. Әйткәндәй, быел унберен-челәрдән өч уку алдынгысының медаль ияләре сафына басуы көтелә. Аларга алмашка 60 беренче сыйныф укучысы укырга килергә әзерләнә.


Коллектив өчен унберенчеләрне зур юлга озату аеруча дулкынландыргыч булуы педагогларның күз карашыннан ук сизелеп тора. Тырыш, максатчан, бердәм сыйныф белән эшләве рәхәт һәм күңелле булды, ди бертавыштан укытучылар. Гадәттә, бер сыйныфка талантлы, акыллы, берсеннән-берсе чибәр дә укучыларның җыелуы еш очрый торган күренеш түгел. Гимназиядә исә быелгы унберенчеләрне “йолдызлар сыйныфы” дип йөртәләр. Алар шәһәр, республика, хәтта халыкара олимпиадаларда, бик күп конкурсларда, фәнни конференцияләрдә җиңүләр яулап, гимназия данын чит төбәкләргә дә танытты.


– Унбер ел дәвамында укуда, спортта, иҗади бәйгеләрдә катнашып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп килүче кызлар һәм егетләр җыелган бу сыйныфка. Аларга юнәлеш бирү дә җитә, шунда ук кызыксынып, үз теләге белән эшкә тотыналар. Мондый укучыларга белем бирү, конкурс-олимпиадаларга әзерләү, анда катнашу һәрвакыт үз нәтиҗәсен бирә. Республикага зур җиңү китергән укучым Илдан Кәлимуллин белән аеруча горурланам. Максатына кыю атлаучы укучыбыз ел дәвамында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Быел Илдан татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәрдә, республикада – җиңүче, төбәкара олимпиадада – призер, Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган ХI Халыкара олимпиадада Гран-прига лаек булды. Уфа фән һәм технологияләр университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган олимпиадада унберенчеләрдән дүрт укучым уңышка иреште. Илдан Кәлимуллин җиңүче булса, Рушана Хәмәдиева, Нәфисә Могатарова һәм Камил Хәнәфин призер булдылар. Илданның һәм Элина Гыйззәтуллинаның татар филологиясенә, журналистикага укырга керергә теләк белдерүе үз телләре белән горурланучы дәвамчылар тәрбияләвебез турында сөйли”, – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары, әлеге сыйныфның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Насыйрова.


Иңнәрендә очар канат тойган кошчыклары турында сыйныф җитәкчесе Ирина Семенова да эчке җылылык белән сөйли.
– Тәрбияле, акыллы минем укучыларым. Аларны бик нык юксыначагымны әледән үк тоям, – ди Ирина Константиновна. – Без аларга зур өметләр баглыйбыз, яхшы нәтиҗәләр көтәбез. БДИ да төпле белемнәрен күрсәтеп, имтиханнарны югары балларга тапшырырлар, дип ышанабыз.


Сыйныфта күпчелек укучылар техник юнәлешне сайлаган. Мәсәлән, гимназиянең спорчы егете һәм оста биючесе Егор Цирульников, УДНТУда математика буенча узган олимпиада призеры Рушана Хәмәдиева, математика, информатика буенча уңышларга ирешүче Камил Хәнәфин техник югары уку йортларына укырга керергә әзерләнә. Тарих фәнендә үзен балык кебек хис итүче, “Я помню, я горжусь” олимпиадасы призеры Тимур Сәлимгәрәев киләчәктә юрист һөнәрен сайларга тели.


Иң мөһиме, кызлар һәм егетләрнең белемнәре ныклы, алар үзләрен ышанычлы тота. Хыялларны чынга ашыру өчен дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга гына кирәк. Сезгә тел ачкычлары, тапкырлык телибез. Остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, куйган максатларыгызга кыю атлагыз, унберенчеләр!

Динар Кәлимуллин фотосы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас