Чара “Мәгарифтә остазлык: мәдәният, идеяләр, технологияләр” Бөтенрусия педагоглар конференциясе кысаларында узды. Һәйкәл Красноусол авылының “Курай” паркында урнаштырылган.
– Бу – мөһим вакыйга. Үзем укытучы гаиләсендә үстем, озак вакыт мәктәптә эшләдем, педагогның хезмәте никадәр мөһим һәм шул ук вакытта авыр икәнен яхшы беләм, бу һөнәргә зур хөрмәт күрсәтәм. Һәркем дә шундый ук хөрмәт хисе тоярга тиеш. Укытучы балаларны гына өйрәтми, аларның язмышын, киләчәген, шул ук вакытта бөтен милләтнең киләчәген формалаштыра, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Парламентарий билгеләп үтүенчә, Русиядә яшәүче халыкларга гасырлар дәвамында укытучыларга карата ихтирамлы һәм рәхмәтле мөнәсәбәт хас булган. “Хәзер без тамырларыбызга әйләнеп кайтабыз, укытучы һөнәрен башкалардан өстен куябыз. Бүгенге вакыйга моны бик яхшы күрсәтә. Минемчә, мондый һәйкәл һәр шәһәрдә, һәр районда булырга тиеш”, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.