+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Июня 2024, 09:10

Балалар кампус белән таныша

Балаларны яклау көнендә Уфа укучылары вузара кампус турында белгәннәрен сөйләде.

Балалар кампус белән танышаБалалар кампус белән таныша
Балалар кампус белән таныша

Уфа укучылары вузара кампусның нәрсә икәнен яхшы белә һәм анда программист һәм укытучы булыр өчен укырга хыяллана. Балаларны яклау көнендә республиканың иң эре югары уку йорты - Уфа фән һәм технологияләр университеты командасы Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназия укучылары янында кунакта булды.
Мәктәп укучылары кампусның нәрсә икәнен беләме дигән сорауга, икенче сыйныф укучылары, уйлап та тормыйча, бу зур шәһәр, анда студентлар яши һәм укый, шулай ук кешеләр җыела, дип җавап бирә. Югары уку йорты башлангыч сыйныф укучылары аңлавында — ул шундый ук мәктәп, анда өлкәннәр яраткан һөнәрләрен өйрәнә.
Киләчәктә һөнәр сайлау турында сөйләшкәндә укучылар югалып калмый, ә ышаныч белән программистлар, архитекторлар һәм укытучылар булырга хыяллануын белдерә.
Ә менә алар нәрсә булдырырга тели дигән сорауга, укучылар ризык әзерлиләр, өлкәннәргә, шулай ук балаларга укуда ярдәм итә алырлык робот турында хыяллануын белдерәләр.
Видео авторлары өлкәннәрне, әгәр алардан Русияне нинди киләчәк көтә дип сорасалар, бу видеоны күрсәтергә һәм кыскача гына: "Иң яхшысы!» дип җавап бирергә өндиләр.


Фото:  /pravitelstvorb.ru/

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас