+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июнь 2024, 07:25

Каникуллар күңелле башланды!

“Әллүки” журналының тугры дуслары, Каран урта мәктәбе укучылары тәэссоратларга бай чараларны башлап та җибәргән.

Каникуллар күңелле башланды!Каникуллар күңелле башланды!
Каникуллар күңелле башланды!
Урра! Көтеп алган җәйге каникуллар башланды. Рәхәтләнеп ял итәсе, көч туплыйсы, матур урыннарда буласы көннәр алда әле. “Әллүки” журналының тугры дуслары, Каран урта мәктәбе укучылары тәэссоратларга бай чараларны башлап та җибәргән. Алар республикабызның гүзәл почмагында урнашкан “Бабай утары” этнокомплексына барганнар. “Салават күпере” курчак театрының яшь актерларына шундый шәп сәяхәтне җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова оештырган.

“Балалар ачык һавадагы музейны, андагы матур кошларны, кызыклы җәнлекләрне бик үз итте. Бабаларыбызның яшәү рәвеше, көнкүреше белән таныштылар. Соңыннан барыбыз да хуш исле чәй, күпереп пешкән тәбикмәк белән сыйландык. Сәяхәттән илһам, көч-куәт, күтәренке кәеф алдык”, – ди Зөлфия Җәмил кызы.
Малайлар малайлар инде, аларның бигрәк тә ретромашиналарга, мотоциклларга исе китсә, кызларны тәва кошы, төрле җәнлекләр хәйран калдырган. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы, андагы хуш ис, сирәк очрый торган корылмалары белән ачык һавадагы музей, гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне дә соклану уяткан кызлар һәм малайларда.
“Мине иң гаҗәпләндергәне – XVII гасырда бабаларыбыз яшәгән йорт-куралар булды. Шундый кечкенә өйләрдә ишле гаиләләр ничек яшәгән, ничек сыйганнар икән?! Кайтыр юлга чыккач, хәзерге тормыш белән чагыштырып, шул хакта бик озак уйланып кайттым”, – дип уй-кичерешләре белән бүлешә 6нчы сыйныф укучысы Миләүшә Мансурова.
Биредә көн узганы сизелми дә калды, ди Каран укучылары. Менә нинди кызыклы җир икән ул “Бабай утары”! Батырга да ял кирәк, дигән борынгылар. Ел дәвамында укуда өлгерлек күрсәткән, мәктәп тормышында актив катнашкан кызлар һәм малайларның җәйге ялы күңелле, хатирәләргә бай булсын!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.

Фото мәктәп сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас