+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 июнь 2024, 04:45

45 укучыда — 100 балл!

Башкортстанда БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

45 укучыда — 100 балл!45 укучыда — 100 балл!
45 укучыда — 100 балл!
Башкортстанда география, химия һәм әдәбият буенча имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле, алар 23 майда үткәрелгән иде. Бу хакта кичә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, быел республикада химия буенча 100 баллы эшләрнең рекордлы саны — 45. Узган ел алар 18 иде.
"Бу укучыларның зур тырышлыгы, әзерлеге һәм максатчанлыгы, шулай ук укытучыларыбызның гаять зур хезмәте турында сөйли, — дип ассызыклады Урал Килсенбаев. — Быел химия буенча БДИны 2423 чыгарылыш укучысы тапшырды, шуларның 630ы 81 баллдан югарырак җыйды. Республика Башлыгы башлангычы белән БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларын әзерләгән укытучыларга - 50 мең сум күләмендә, ә иң югары балл алган һәм республика вузларына укырга кергән укучыларга 150 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк. Яшьләрне һәм аларның остазларын югары нәтиҗәләр белән котлыйм. Укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз! Афәрин!»

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас