+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 Июня 2024, 16:07

Дениста - 100 балл!

Баймакның 4нче лицееннан унынчы сыйныф укучысы Денис Хисаметдинов география буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган.

Дениста - 100 балл!Дениста - 100 балл!
Дениста - 100 балл!

Бу хакта аның укытучысы Миләүшә Бәхтиева хәбәр итә. Аның сүзләренчә, егет әлеге лицейда беренче сыйныфтан башлап укый һәм барлык фәннәр буенча уку отличнигы булып тора.

Укучы шулай ук география, инглиз теле, физика һәм информатика буенча бөтенрусия мәктәп олимпиадаларында даими катнаша, анда призлы урыннар ала. Мәсәлән, 2023-24 уку елында Денис география буенча бөтенрусия мәктәп олимпиадасының төбәк этабы призеры һәм инглиз теле буенча муниципаль этап җиңүчесе булган.

Фото: bv02.info

Автор:Денис Таваев
Читайте нас