Мәскәү өлкәсендәге П. Л. Капица исемендәге физика техник-лицейда укучы Башкортстан егете Даниил Гаврилов, Русия җыелма командасы составында физика буенча 24нче Азия олимпиадасында катнашып, алтын медаль яулады. Бүген Кампар шәһәрендә (Малайзия) тәмамлана торган дәрәҗәле интеллектуаль ярышларда Русия укучыларының җиңүе турында Мәгариф министрлыгының телеграм-каналында басылып чыкты.
Мәктәп укучылары командасы олимпиадада барлыгы биш алтын һәм өч көмеш медаль яулады. 27 илдән килгән укучылар физика буенча белемнәрен сынады. Даниил Гаврилов физика буенча Азия олимпиадасында икенче тапкыр катнаша.
Русия җыелма командасы җитәкчесе — Виталий Шевченко, Мәскәү физика-техник институтының югары уку йортына әзерлек буенча директоры.
Фото:телеграм-канал минпросвещения РФ