+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 июнь 2024, 04:30

Безнекеләр олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә!

Башкортстан Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң көчле ун төбәк исемлегенә керде.

Укучылар югары нәтиҗәләр күрсәтәУкучылар югары нәтиҗәләр күрсәтә
Укучылар югары нәтиҗәләр күрсәтә

Бөтенрусия укучылар олимпиадасы ел саен 24 фән буенча үткәрелә. Олимпиаданың йомгаклау этабында уңышлы нәтиҗәләргә ирешү укучыга илнең теләсә кайсы югары уку йортына укырга кергәндә олимпиада профиле буенча ташламалар бирә.
Башкортстан традицион рәвештә Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча иң көчле ун төбәк исемлегенә керә. Агымдагы елда республика төбәкләр рейтингында 10нчы урыннан 6нчы урынга күтәрелде. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерде.
Быел олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның гомуми саны 52 кеше тәшкил итә, шуларның: 10сы җиңүче; 42се призер. Бу олимпиада хәрәкәтендә катнашу чорында республиканың иң яхшы нәтиҗәсе.
Химия буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Пекинда 58нче Халыкара Менделеев олимпиадасында Русияне тәкъдим итүче ун укучы арасына кергән Республика инженерлык лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Вадим Харисов җиңүче һәм алтын медаль яулады. Вадим икенче ел рәттән Менделеев олимпиадасында җиңүче булды.
Мәгариф һәм фән министры белдерүенчә, республикада олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга матди ярдәм чаралары күрсәтелә.
Республикада Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә —100 мең сум, призерларына һәм аларны әзерләгән педагогларга — 60 мең сум, исемлектәге олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә — 10 мең сум, призерлар һәм аларны әзерләгән педагогларга — 5 мең сум, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләргә һәм педагогик хезмәткәрләргә — 5 мең сум, призерларга, шулай ук, аларны әзерләгән педагогларга 3 мең сум премияләр түләнелә.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас