+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июнь , 14:45

Гөмбә җиләк түгел, аны чиләккә җыймагыз!

Гөмбә ашап агуланмас өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.

Гөмбә җиләк түгел, аны чиләккә җыймагыз!
Гөмбә җиләк түгел, аны чиләккә җыймагыз!

Җәй күңелле, рәхәт чор инде. Кемдер - җиләк, ә кемдер гөмбә җыярга ярата. Гөмбә сезоны ачылу белән халык урманга ашыга. Кызганычка каршы, һәр елны гөмбә ашап агуланган кешеләрнең саны арта, шуңа да “Роспотребнадзор” сайтында бу уңайдан киңәшләр басылган.

Ведомство хәбәр итүенчә, гөмбәдән агулануны сәламәтлекләре какшаган кешеләр һәм балалар авыр кичерә. Бала организмында бу ризыкны үзләштерерлек кирәкле күләмдә ферментлар юк. Шуңа да 14 яшькә кадәр булган балаларга гөмбә ашатырга ярамый.

Гөмбә белән агуланмас өчен аларны юлдан читтә, завод-фабрикалар якын булмаган, экологик чиста урыннардан җыярга кирәк. Аларны чиләккә яисә пакетка салырга ярамый, бары тик үрелгән кәрзингә җыярга кирәк. Өйгә кайткач, көнендә эшкәртеп кую да бик мөһим.

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: