+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июнь 2024, 05:30

Тәртибең начар булса, БДИга кертмәячәкләр!

Русия мәктәпләрендә тәртип өчен билге куя башларга уйлыйлар.

Тәртибең начар булса, БДИга кертмәячәкләр!Тәртибең начар булса, БДИга кертмәячәкләр!
Тәртибең начар булса, БДИга кертмәячәкләр!

Русия мәктәпләрендә укучының тәртибе өчен билгеләр кертергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев Советның эшче төркеме утырышы барышында чыгыш ясады. Ул, шулай ук, тәртибе начар булган укучыларны чыгарылыш сыйныф имтиханнарына кертмәскә чакырды.

Русия Мәгариф министрлыгында тәртип өчен билге куюны кертүгә каршы булмаулары турында белдерделәр.
”Без, гомумән, тәртип өчен билге куюны кертүгә каршы түгел, бу билге критерийларын, аны кем куячагын һәм бу бәяләүнең нинди нәтиҗәләре булуын аңларга кирәк", — дип китерә “ТАСС” ведомство башлыгы Сергей Кравцов сүзләрен.

Кеше хокуклары буенча совет башлыгы, әгәр укучының тәртибенә “неудовлетворительно “ куелса, дәүләт имтиханына кертмәскә мөмкин, дип ачыклый. Моңа җавап итеп, министр “ашыгыч карарлар кабул итмәскә” чакырды.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас