Агымдагы елның 29 ноябреннән 1 декабренә кадәр Уфада “Иң яхшы педагогик династия” Бөтенрусия конкурсы узачак. Быел ул 12нче тапкыр үтә, ә икенче тапкыр Бөтенрусия масштабында узачак һәм Русиядә игълан ителгән "Гаилә елы"на багышланачак.
Бәйгене М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыралар.
Конкурсның максаты — педагогик династия вәкилләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм мәгариф үсешенә керткән өлешләре өчен җәмәгатьчелек тарафыннан хөрмәт белдерү, педагогик һөнәрнең абруен ныгытуга ярдәм итү, мәгарифтә гаилә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру.
“Иң яхшы педагогик династия” конкурсы Акмулла университетында 2012 елдан бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә анда 20 төбәктән 1000гә якын династия катнашкан. Узган елда читтән торып оештырылган этабында катнашу өчен илнең 78 төбәгеннән 600дән артык педагогик гаилә гариза биргән.
Бәйге өч номинация буенча үткәрелә: "Киләчәк нигезе" (гомум педагогик стажы 50 елдан 150 елга кадәр булган династияләр өчен), “Һөнәргә омтылыш" (151-300 елга кадәр стаж) һәм "Гасырдан-гасырга" (300 елдан артык стажы булган династияләр өчен).