Бөтенрусия укучылар олимпиадасы ел саен 24 фән буенча үткәрелә. Башкортстан традицион рәвештә Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча иң көчле ун төбәк исемлегенә керде. Агымдагы елда республика төбәкләр рейтингында 10нчы урыннан 6нчы урынга күтәрелде. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерде.
“Быел олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның гомум саны 52 кеше тәшкил итә, шуларның: 10ысы — җиңүче, 42се — призер. Бу — олимпиада хәрәкәтендә катнашу чорында республиканың иң яхшы нәтиҗәсе.
Химия буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Пекинда 58нче Халыкара Менделеев олимпиадасында Русияне тәкъдим итүче ун укучы арасына кергән Республика инженерлык лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Вадим Харисов җиңү яулады һәм алтын медальгә ия булды. Вадим икенче ел рәттән Менделеев олимпиадасында җиңүче — узган елда ул 57нче Менделеев олимпиадасында (Астана) һәм 55нче Халыкара олимпиадада (Цюрих) алтын медальләргә лаек булды”, — дип белдерде ведомство җитәкчесе.
Олимпиаданың йомгаклау этабында уңышлы нәтиҗәләргә ирешү укучыга илнең теләсә кайсы югары уку йортына укырга кергәндә олимпиада профиле буенча ташламалар бирә.
Моннан тыш, мәгариф һәм фән министры белдерүенчә, республикада олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга матди ярдәм чаралары күрсәтелә.
Мәсәлән, 2018 елдан Бөтенрусия укучылар олимпиадасы һәм башка Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләренә һәм призерларына Башкортстан Республикасы Башлыгы премиясе булдырылган. Узган елда мондый түләүләрне 421 укучы һәм 242 педагог алды.
Республикада Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә —100 мең сум, призерларга һәм аларны әзерләгән педагогларга — 60 мең сум, исемлектәге олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә — 10 мең сум, призерларга һәм аларны әзерләгән педагогларга — 5 мең сум, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләргә һәм педагогик хезмәткәрләргә — 5 мең сум, призерларга, шулай ук, аларны әзерләгән педагогларга 3 мең сум премияләр түләнелә.
Ел саен ”Башкортстан өмете” республика форумында олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясала, чарада җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнә. Быел республика югары уку йортлары мәйданчыкларында олимпиаданың төбәк этабын ябуга багышланган тантаналы чаралар үткәрү практикасы кертелде.
Агымдагы елның мәктәп укучылары олимпиадасы хәрәкәтенә йомгак ясауны сентябрьдә “Торатау” Конгресс-холлында уздыру планлаштырыла.