Агымдагы елда БДИның төп чорында 15 504 укучы катнаша. Шулардан быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 14 430, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары — 905, колледж студентлары — 116 һәм 42 унынчы сыйныф укучысы, 11е — үткән елларда дәүләт йомгаклау аттестациясен тәмамламаган.
“Дәүләт йомгаклау аттестациясе-11”не үткәрү өчен 165 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. БДИда катнашучылар арасында иң популяр фәннәр: профильле математика – 52,8 процент һәм җәмгыять белеме – 35,6 процент.
Билгеле булуынча, быел укучылар югары уку йортларына документлар кабул итү вакыты тәмамланганчы, төгәлрәге – 4 һәм 5 июльгә кадәр, бер фәннән БДИны яңадан тапшыра алачак. Әйтергә кирәк, республика укучылары беренче имтиханнарда ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 23 майда үткәрелгән география, химия һәм әдәбият буенча имтиханнарның нәтиҗәләре укучыларның җитди әзерлеген күрсәтте. Быел республикада химия буенча 100 баллы эшләрнең рекордлы саны – 45 укучы иң югары балл алды. Узган ел алар 18 иде.
“Бу укучыларның зур тырышлыгы, әзерлеге һәм максатчанлыгы, шулай ук укытучыларыбызның гаять зур хезмәте турында сөйли. Быел химия буенча БДИны 2423 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, шуларның 630ы 81 баллдан югарырак җыйды”, – дип хәбәр итте Хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев.
Мәҗбүри фәннәрдән: урыс теле һәм математика буенча БДИның башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды. Башкортстанда урыс теле буенча БДИда 14 171 кеше катнашты. 11 чыгарылыш сыйныф укучысы бу фән буенча – 100 балл, ә 2728 укучы 81дән югарырак балл җыйды.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны 7652 чыгарылыш сыйныф укучысы язды. Аларның 31е – 100, ә 1324е 81 һәм аннан югарырак балл алды.
Беренче имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучылар арасында БДИда ике тапкыр 100 балл алучылар да булды. Алар – Бөре шәһәреннән чыгарылыш сыйныф укучылары Анна Әхмәдиева һәм Мөнир Гыйльманшин. БДИ нәтиҗәләре буенча бу укучылар берьюлы ике фән: химия һәм профильле математика буенча максималь нәтиҗә күрсәтте.
Шунысы сөендерә, БДИны 100 баллга тапшыручылар арасында 10нчы сыйныф укучысы да бар. Баймак шәһәрендәге 4нче лицей укучысы Денис Хисаметдинов география буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Аның турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.
Башкортстанда география буенча 100 балл алган дүрт чыгарылыш укучысы арасында ул – бердәнбер 10нчы сыйныф укучысы. Денис балачактан ук география белән кызыксына, планеталар, йолдызлар турында барысын да белә, барлык илләрнең башкалаларын белә. Кызыксынучанлыгы, яңа белем алуга омтылышы аңа география, инглиз теле буенча олимпиадаларның муниципаль этабында җиңүче һәм призер булырга ярдәм итә.
2023-24 уку елында Денис география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры булды. Буш вакытларында Денис үзе сөйләгәнчә, музыка белән шөгыльләнә – үзе гитарада уйнарга өйрәнә, балачактан ук конструкцияләү белән мавыга. Аңа һәрнәрсәдә әти-әнисе – Илнур Гали улы һәм Әлфия Урал кызы ярдәм итә. Денисның укытучысы – Миләүшә Бәхтиева укучысында географиягә сөю тәрбияләгән, олимпиадаларга һәм имтиханнарга әзерләнүдә ярдәм иткән.
“Дәүләт аттестациясен вакытыннан алда узу мөмкинлеге Мәгариф турындагы законда каралган, һәм укучылар бу мөмкинлектән файдалана. 2024 елда республиканың 42 унынчы сыйныф укучысы аерым уку предметлары буенча 10-11нче сыйныфлар программасын өйрәнде һәм БДИ тапшыру мөмкинлеге алды. Денис БДИны тапшырып кына калмыйча, иң югары балл алырга да мөмкин икәнлеген исбатлады!” – дип билгеләп үтте министр.
Башкортстанда тагын өч фән – җәмгыять белеме, физика һәм информатика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, физика буенча БДИны 2427 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, шуларның 41е – 100 балл, 626 кеше югары балл алган.
Информатика һәм ИКТ буенча БДИны 3302 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, алар арасыннан 3 укучы – 100 балл, 372 укучы 81 һәм аннан югарырак балл җыйган.
Җәмгыять белеме буенча БДИны 4783 чыгарылыш сыйныф укучысы язган, 436 укучы югары балл җыйган.
Республикада 8 имтихан нәтиҗәләре буенча 140 укучы – 100әр һәм 11 укучы 200әр балл алган.
“Быел шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән мәктәп укытучыларына 50 мең сум күләмендә, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм республика вузларына укырга кергән укучыларга 150 мең сум күләмендә премияләр түләү дәвам итәчәк”, – дип белдерде ведомство башлыгы Илдар Мәүлетбирдин.
Ике имтихан нәтиҗәләре буенча 200 балл җыючы укучылар арасында Уфа лицейларыннан Солтан Мөниров, Милана Рәхмәтуллина, София Гәрәева, Октябрьский шәһәреннән Олег Кузнецов, Денис Габидуллин, Сибайдан Фәнис Сөендеков, Әлшәй районыннан Әлфир Шиһапов, 1нче республика полилингваль күппрофильле гимназиядән Даниэль Гаврилов, республика инженер лицей-интернатыннан Артур Нуртдинов бар.
БДИның соңгы имтихан нәтиҗәләре билгеле булуга мондый укучыларыбызның саны тагын да артыр әле. Кызлар һәм егетләргә уңышлар телибез!