Бүген Башкортстанда мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре башланды. Бу — чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылары, сыйныфташлары һәм гомумән мәктәп тормышы белән хушлашу вакыты. Бу көннәрдә укучылар мәктәп тормышының иң яхшы мизгелләрен искә төшерә һәм бу юлда аларга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерә ала.
Төбәк мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 9нчы сыйныфны — 50 меңнән артык, ә 11нче сыйныфны 15 меңгә якын укучы тәмамлый. Аттестатларны тапшыруның бердәм даталары Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан яз көне үк билгеләнгән иде: 9нчы сыйныф укучылары өчен — 28 июньдә, 11нче сыйныф укучылары өчен — 29 июньдә.
Билгеле шартларда чыгарылыш сыйныф укучысы укуда аерым уңышлары өчен беренче яки икенче дәрәҗәдәге медаль ала. Беренчесе —алтын, икенчесе — көмеш.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, әгәр аларның йомгаклау билгеләрендә нибары ике дүртлесе булса, көмеш медальгә дәгъва итә ала. Шулай ук алар урыс теле һәм тапшырган фәннәрнең берсе буенча БДИда ким дигәндә 60 балл җыярга тиеш. “Алтын” өчен — урыс теле һәм фәннәрнең берсе буенча ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БДИ нәтиҗәләре буенча Башкортстан укучыларының рекордлы нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел 147 имтихан эше максималь бәя алган — узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк (ул вакытта 82 булган). 11 чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча 100 балл җыйган, узган ел андыйлар икәү генә булган.