Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2023-2024 уку елының ахыры күңелле яңалыклар белән билгеләнде: мәктәптә озак көтелгән капиталь ремонт башланды. Өченче чиректә коллектив балалар сәнгатҗ мәктәбе филиалына, балалар бакчасына күченде һәм дәресләрен дәвам итте.
"Без мәктәпнең кайчан үзгәрәчәген бик озак көттек. Балаларның заманча сыйныфларда укуын теләдек. Укучылар саны елдан-ел арта бит. Мәсәлән, 4 ел элек 360 кеше иде, бу уку елын 424 укучы булды. Капремонт инде күптән вәгъдә ителгән иде, тик хәзер генә мәктәбебез яңа төс алачак. Ышанам ки, яңарту балаларга һәм педагогларга үсү өчен яңа мөмкинлекләр һәм стимуллар бирәчәк”, - ди Красная Башкирия мәктәбе директоры Н.М.Абдуллина.
Красная Башкирия авылы халкының хыялы тормышка аша башлады. Бүген мәгариф учреждениесендә эш тулы көченә эшли. Подрядчы - В.О.Абдуллин җитәкчелегендәге «Билд» җәмгыяте. Сүз уңаеннан, предприятиенең тәҗрибәсе бар, ул Мишкә районындагы мәктәпкә капиталь ремонт ясалган инде. Оешма җитәкчесе үзе мәктәп буйлап экскурсия үткәрде. Демонтаждан соң, элекке мәктәптән, әйтергә кирәк, бер каркас калды.
Шулай итеп, яңа уку елына тагын бер авыл мәктәбе үзгәрәчәк. Ә Башкортстан, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ремонтланган биналар саны буенча (алар 140) Русия буенча беренче урында тора. Безнең республиканы «Россия» халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында мәгариф системасын, аның инфраструктурасын үстерү буенча флагман төбәк буларак билгеләп үттеләр. Красная Башкирия мәктәбендәге капиталь ремонт мода тагын бер дәлил, дип яза “Абзелил” гәзите.
Фото: abzelil.com