- Әлеге күргәзмәдә барыбызга да Русия павильоннарының Белоруссия павильоннарыннан ничек аерылып торуын күрү бик кызык. Шул ук вакытта күргәзмә тәҗрибә уртаклашу өчен бик уңайлы мәйдан булып тора. Мәсәлән, Башкортстан павильоны интерактив режимда алдынгы технологияләр белән корылган һәм тәкъдим ителгән. Әлеге яңа технологияләрнең барысы да игътибарны җәлеп итә, – дип уртаклашты Владимир Падалко.
Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов ассызыклавынча, бүген Беларусь - Башкортстанның мөһим стратегик партнеры.
- Республикалар арасында үзара файдалы партнерлык актив үсеш ала, ныклы икътисади, сәүдә һәм парламентара элемтәләр төзелгән. Бүген без машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм өлкәсендәге проектларны тормышка ашырабыз. Ике яклы мөнәсәбәтләр өчен зур перспективалы проект булып «Алга» махсус икътисади зонасы базасында проектка инвестицияләр күләме 100 миллиард сум тирәсе булган уртак индустриаль-инвестицион кластер булдыру тора, – диде Рөстәм Моратов.
Фото: pravitelstvorb.ru