+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 июль 2024, 17:46

Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм БДИда йөзбаллчылар саны арткан

Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары аны сөендергән. Башкортстанда бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре буенча - рекордлы санда йөзбаллчылар.

Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм БДИда йөзбаллчылар саны артканОлимпиадаларда җиңүчеләр һәм БДИда йөзбаллчылар саны арткан
Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм БДИда йөзбаллчылар саны арткан

Бөтен республика буенча аттестатлар тапшыру тантанасы узды: 28 июньдә аларны 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларга тапшырдылар, ә 29 июньдә - мәктәпне тәмамлау турындагы документны 11нче сыйныф укучылары алды. Быел 9нчы сыйныфны - 50 меңнән артык, ә 11нче сыйныфны 15 меңгә якын бала тәмамлаган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары аны сөендергән. БДИ нәтиҗәләре буенча максималь бәяне 147 имтихан эше алган. Бу күрсәткеч бер ел элек булганнан ике тапкыр күбрәк (үткән елда 82 иде). Ә 11 чыгарылыш укучысы берьюлы ике фән буенча 100 балл җыйган (узган елда икәү генә иде).

- Бу - моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләр. Укучыларны чын күңелдән котлыйм! Алга таба һөнәр сайлауда уңышлар телим, - диде Радий Фәрит улы. - Шәхсән минем өчен шунысы мөһим: соңгы елларда йөз балл җыючылар, олимпиадаларда җиңүчеләр саны арту - безнең өчен яхшы күрсәткеч. Димәк, мәгарифтә модернизацияләү буенча безнең барлык гамәлләребез уңыш китерә.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан 52 укучы Бөтенрусия укучылар олимпиадасында призлы урыннар яулады. Республика традицион рәвештә балалар интеллектуаль ярышларының йомгаклау этабында җиңү яулаган иң көчле ун төбәк арасына керә.

- Агымдагы елда Башкортстан рейтингта унынчы урыннан алтынчы урынга күтәрелде, – диде төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә. – Бездә ун җиңүче һәм 42 призёр бар - бу олимпиада хәрәкәтендә катнашу дәверендә иң яхшы нәтиҗә. Мәсәлән, Республика инженерлык лицей-интернатының унберенче сыйныф укучысы Вадим Харисов химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында җиңү нәтиҗәсендә Пекинда 58нче Халыкара Менделеев олимпиадасында катнашачак.

2018 елдан алып Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә премияләр түләнә. Моннан тыш, җиңүчеләр Русиянең теләсә кайсы югары уку йортына сынауларсыз керү мөмкинлеге ала.

Шулай ук Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүчеләр һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләр - 100 мең сум, ә призерлар һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләр 60 мең сум алачак.

Талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү максатыннан ел саен 100 укучыга интеллектуаль эшчәнлектә югары казанышлары, спорт казанышлары һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәләре өчен Башкортстан Башлыгы стипендияләре бирелә. Талантлы укучылар бер уку елы дәвамында аена 3000 сум күләмендә стипендия ала.

- Республикада белем бирүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы эш төзелгән, ул ел саен яңа чаралар белән көчәйтелә. Бу чараларның барысы бергә объектив нәтиҗә бирә, ул безнең укучыларның нәтиҗәләрендә күренә. Олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре, йөз баллы һәм югары баллы балалар саны арта, - ди төбәкнең Аскын районы укытучысы Рауза Әсхәт кызы. - Урта мәктәптә сәләтле балаларга ярдәм итүнең һәм аларны үстерүнең яңа механизмнарының нәтиҗәләрен күрәбез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас