“Балага белем бирү, аңарда әхлакый сыйфатларны, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучыга йөкләтелгән. Тәрбияче һәм белем баскычыннан әйдәүче булу өстенә, бәла-каза килгәндә ярдәм кулы сузучы да ул укытучы”. 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган Нурия Муса кызы педагогның төп сыйфатлары итеп менә шушыларны атады.
Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвардия районының Бәхтияр авылында Рәйсә Ягафәр кызы һәм Муса Гайса улы Күчәевлар гаиләсендә дөньяга килгән Нурия.
— Биш балалы тату гаиләдә үстем. Әти — алдынгы механизатор, әни уңган хуҗабикә дә, колхозчы да иде. Бик иртә авыл тормышын аңладык. Абыем Надир, сеңелләрем Әнисә, Нәфисә, Лидия эшсөяр, тырыш һәм максатчан булып үстек. Әти-әниләрнең ярдәмчесе булдык. Сеңелләремә “тәрбияче” дә идем. Башкалар өчен җаваплылык тою һөнәр сайлаганда төп факторларның берсе булгандыр да. Кешелеккә хезмәт итүче укытучылык һөнәренә өйрәнер өчен Башкортстан башкаласы Уфага юнәлдем, — дип хәтерли ветеран.
Әйе, аларның балачагы, тормыш сабакларын өйрәнүе шул чордагы меңнәрчә гаиләнеке кебек. Нурия Муса кызының 41 ел үрнәкле гомер иткән ире Фәгыйтьҗан Зарипов — Илеш районында гына түгел, аннан читтә дә билгеле кеше, җаваплы вазыйфаларда эшләде, уңган оештыручы, күренекле спортчы. Аның да Теләкәй авылында үткән балачагы Нуриянекенә бик охшаш. Әткәсе Газизҗан абзый — алдынгы механизатор, әнкәсе Флүсә апа — уңган колхозчы, тырыш һәм максатчан Хәмитҗан абыйсы, тыңлаучан һәм булдыклы энекәшләре Равис белән Рәфис...
Хәзер инде ике як туганнар белән дә тыгыз элемтәдә, кунакка йөрешеп, дустанә һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.
— Туганлыкны саклап, аны балаларга, оныкларга тапшыруда, минемчә, гаиләдә хатын-кыз иң зур роль уйнарга тиеш. Бу фани дөньяда тамырларыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм, дус яшәүләргә ни җитә?! — ди Нурия ханым.
Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Нурия Муса кызы Благовар районы үзәге Языково урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыта башлый. “Эш барышында, аеруча тәүге чорда, Фәгыйтьҗан ныклы терәгем булды. Ул безнең мәктәпнең спорт залында, үзенең төп эшеннән кайткач, кичләрен балаларны һәм авыл яшьләрен милли көрәш серләренә өйрәтә иде. Аның абруе минем өчен мәртәбә булды, мине дә бик ихтирам итәләр иде...
Тора-бара, ирен кая эшкә күчерсәләр, ул шунда балаларга белем бирә. Алар гаиләсенең хезмәт биографиясен һәм географиясен Нурия Муса кызының хезмәт кенәгәсендәге язулардан карап та белергә була: Благоварда — Языково һәм Шарлык, Илештә Теләкәй, Исәнбай, Аккүз һәм Исәнбай мәктәпләре.
Фидакарь, үрнәкле хезмәте өчен Нурия Муса кызы Зарипова Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, Башкортстан Президентының Рәхмәт хатына, “Башкортстанның мәгариф отличнигы” билгесенә һәм башка күпсанлы бүләкләргә лаек булды.
Укытучы һөнәре бик катлаулы, сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый торган һөнәр. Әгәр укытучы менә шушыларга ия икән, шул чагында ул талантлы да, оста да укытучы була. Нурия Муса кызына барлык шушы сыйфатлар да хас. Өстәвенә, Нурия гарәпчәдән нурлы, якты йөзле, нур сибүче дип тәрҗемә ителә. Исеме җисеменә туры килсә дә килә бит!
— Башка фәннәр кебек үк, урыс теле укытуның үз авырлыклары, җитди таләпләре бар. Гомумән, тел һәм әдәбият укытучысы укучыда эчке матурлыкка омтылу, әйләнә-тирә мохиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү өстендә даими эш алып бара. Хәзер белем бирүдә үзгәрешләр күп. Дәресләрне бала көтеп алырлык итеп оештыру җиңел генә бирелми. Компьютер заманында яшәгән буынга кара такта һәм акбур белән генә дәрес биреп, әллә ни отып та булмый. Укыту системасындагы яңалыкларны үзләштерергә, заманнан артта калмаска кирәк, — ди Нурия Зарипова.
Ә бит заманга акыллы, белемле, авырлыкларга бирешмәүче, кешелек сыйфатларын саклаган, проблемалы хәлләрдә югалып калмаучы мөстәкыйль фикерле кешеләр кирәк. Аларны тәрбияләү процессында авыл укытучысының роле зур. Менә шуларны дөрес аңлаганда гына укытучы заман белән бергә атлаучы була.
Авыл укытучысы, дигәннән. Авыл укытучысы булу икеләтә җаваплылык таләп итә. Шәһәрдә яшәүче коллегалардан аермалы буларак, укытучының бөтен барлыгы авыл кешеләре күз алдында. Гаиләнең татулыгы, эшчәнлеге, ихатаның төзеклеге, чисталыгы, туганнар белән аралашуның ихласлыгы; кешеләргә яхшы мөнәсәбәт укытучыны бәяли. Шуңа күрә укытучы башта һәр яктан үзе үрнәк булырга омтыла. Менә шулай һәрнәрсәгә игътибарлы булганда, әйткән сүзе Нурия Муса кызыныкы кебек үтемле, белем-тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге дөрес була да инде авыл укытучысының.
Яшерен-батырын түгел, гомер буе җитәкче булып эшләгән ир канаты астында рәхәттә генә яшәгән, дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Ләкин бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр хуҗалык эшләрен, авыл хәстәрлекләрен кайгыртып йөргән кешенең үз хуҗалыгын кем карый? Ә бит йорт мәшәкатьләре, бакча эшләре, ике кыз баланы лаеклы тәрбияләү, эштән арып кайткан иргә кадер-хөрмәт күрсәтү – барысы да Нурия иңендә була. Таң беленә башлаганда ашатып, эчереп, өс-башын карап, хәстәрләп иреңне эшкә озат. Аннан соң кызлары Айгөл белән Алинәне мәктәпкә әзерләп җибәр. Шуннан соң, йорт эшләрен бетергәч, үзең эшкә кит...
Әлбәттә, тырышлыклар бушка китми: Зариповлар кайда гына эшләсә дә абруй казанды, ихтирамлы булды. Аларның кызлары укуда да, тәртип буенча да үрнәкле. Гомумән, тыйнаклык, беркемнән дә аерылып тормаска, өстенлеккә омтылмау, янәшәдәгеләргә карата әдәпле булу — бу гаиләнең төп кагыйдәсе. Зариповлар үзләренең олы куанычлары — оныклары Әмирә белән Раянаның да гаилә традицияләрен саклап, уңай традицияләрне тагын да баетып яшәүләрен тели. Риза Фәхретдин: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”, — дигән. Бу сүзләрне Нурия һәм Фәгыйтьҗан Зариповлар үзләренең яшәү рәвеше, тормыш тәҗрибәләре белән исбатлаган.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.